news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Пәнҗешәмбе Җиргә соңгы 12 елдагы иң зур астероид якынлашачак

Пәнҗешәмбе, 18 сентябрьдә, Җиргә иң зур астероидларның берсе – 2025 FA22 якынлашачак. Бу хакта Россия Фәннәр академиясе Космик тикшеренүләр институтының кояш астрономиясе лабораториясенә сылтама белән РИА Новости яза.

«Иртәгә, 18 сентябрьдә, елның иң зур астероидларының берсе - 2025 FA22 узачак», - диелә Фәннәр академиясе хәбәрендә.

Галимнәр мәгълүматларына караганда, астероидның уртача зурлыгы 166 метр тәшкил итә, ә озынлыгы — 290 метр. Аның массасы 2013 елның 15 февралендә Җир белән бәрелешкән Чиләбе метеоритыннан якынча мең тапкыр зуррак.

Астероид җирдән ай орбитасы диаметрыннан бераз зуррак ераклыкта очып узачак, дип билгеләп үтелә. Исегезгә төшерик, ай орбитасы диаметрының зурлыгы төгәл түгел, чөнки ай эллиптик орбита буйлап хәрәкәт итә, ләкин ул уртача 768,8 мең километр тәшкил итә.

Астероид пәнҗешәмбе Мәскәү вакыты белән 10:00 сәгатьтә Җиргә минималь ераклыкка якынаячак, дип ассызыклый галимнәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot