Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Пандемиягә карамастан быел БДИ үткән елгы дәрәҗәдә узган
Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыру чорында сынау материалларын яшерен рәвештә тарату очраклары ачыкланмаган.
(Казан, 28 июль, «Татар-информ», Эльвира Зәйнуллина). Быел БДИ үткән елгы дәрәҗәдә, билгеләнгән тәртиптә узган. Сынау материалларын яшерен рәвештә тарату очраклары да ачыкланмаган. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Быел имтиханнар катлаулы шартларда үтте. Мәктәптә соңгы айларда дәресләрнең дистанцион рәвештә алып барылуы, имтиханнарның берничә тапкыр кичектерелүе оештыручыларны да, укучыларны да талчыктырды. Өстәвенә, имтихан чорында эссе көннәр торды. Укучылар имтихан бирә алсын өчен бөтен шартларны тудырган укытучыларга, табибларга рәхмәт белдерәбез», — диде Рособрнадзор җитәкчесе вазифасын вакытлыча башкаручы Анзор Музаев.
2020 елда 713 мең укучы БДИ тапшырган, аларның 620 меңе — быел мәктәпне тәмамлаучылар. БДИ үткәрү өчен 5,7 имтихан алу пункты әзерләнгән, оештыру эшләрендә 280 меңнән артык белгеч катнашкан.
Укучыларның 4,4 меңе имтиханнарын вакытыннан алда төгәлләгән (үткән ел андыйлар 4,1 мең кеше иде). 473 кеше сәламәтлекләре какшау сәбәпле имтиханга кертелмәгән. Алар аны өстәмә көннәрдә тапшырачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз