Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Пандемиядә Татарстандагы такси хезмәте проекты Россия шәһәрләрендә дә кулланылган
Такси компаниясе белән хезмәттәшлек нәтиҗәсендә, республикада тиз арада 220 меңнән артык чакыру буенча ярдәм күрсәтелгән.
(Казан, 28 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Коронавирус пандемиясе чорында такси хезмәте белән бәйле проект Россиянең башка шәһәрләрендә дә гамәлгә ашырылган.
ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков таксист һәм табибларның хезмәттәшлеге турында KazanSummit форумында «Covid-19 шартларында медицина» сессиясендә сөйләде.
«Такси сервисы белән берлектә, республикада „Ярдәм янәшә“ проекты оештырылды. Бу безнең эшне күпкә җиңеләйтте. Табиблар өй шартларында дәваланган пациентларга тиз арада барып җитә алды», — диде Владимир Жаворонков.
Ул пандемия вакытында такси компаниясенең көн саен шәһәрнең сәламәтлек саклау идарәсенә кирәк кадәр машиналар бүлеп биргәнен әйтте. Бу эш республика Хөкүмәте ярдәме белән барган.
«Хәзер проект Россиянең башка төбәкләрендә дә гамәлгә ашырыла. Бу проект өйдә ярдәм күрсәтүнең үтемлелеген арттырды. Шушы хезмәттәшлек нәтиҗәсендә, кыска вакытта 220 меңнән артык чакыру буенча ярдәм күрсәтелгән. Бу проект Россиянең дистәләгән шәһәрендә дәвам итте», — диде Владимир Жаворонков.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз