news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Пандемия вакытында да Татарстандагы ВИЧ диагнозлы пациентларга ярдәм күрсәтелгән

Аларга пандемия вакытында препаратларны волонтерлар өйләренә китереп биргән.

(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Коронавирус пандемиясе вакытында да Татарстандагы ВИЧ диагнозлы пациентларга ярдәм күрсәтелгән. СПИД һәм йогышлы авыруларга каршы көрәш буенча республика үзәге баш табибы Нияз Галиуллин шул хакта сөйләде.

Татарстанда барлыгы 11 меңнән артык кеше гомерлек дәвалану алырга мәҗбүр. Аларга пандемия вакытында препаратларны волонтерлар өйләренә китереп биргән. Барлыгы 22 волонтер үз транспортында йөргән.

«2,3 меңгә якын пациентка дарулар өйләренә китерелә. Шулай ук, 200ләп консультация оештырылды», — диде Нияз Галиуллин.

Республикада ВИЧ инфекция диагнозы белән 14 меңгә якын кеше учетта тора. Дөньяда 38 млн га якын кеше ВИЧ статусы белән яши.

news_right_1
news_right_2
news_bot