Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Пандемия сәбәпле АКШта калган татарстанлылар Казанга кайта
Кайту рейсы 23 майга планлаштырылган, очу вакыты - 19.20дә.
(Казан, 21 май, «Татар-информ», Алсу Исмәгыйлева). Коронавирус пандемиясе башлану сәбәпле, АКШ территориясендә калган татарстанлылар якын арада туган якларына кайтачак. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә АКШта калырга мәҗбүр булган төркем вәкиле Зөлфия Максутова хәбәр итте.
«Рейс турында мәгълүматны безгә Татарстанның АКШтагы сәүдә-икътисад вәкиле Роберт Галиуллин җиткерде — өйгә кайтуны көтүчеләр чатына салды», — диде Максутова.
Россия гражданнары өчен кайту рейсы Нью-Йорктан Мәскәү аша Уфага 23 май көнгә планлаштырылган, очу вакыты - 19.20дә. Рейска эләгү өчен Дәүләт хезмәтләре порталы аша гариза бирергә кирәк.
Юллар ябылу сәбәпле «янган» билет белән калучылар өчен, билет Россия авиакомпаниясенеке булган очракта, очыш бушлай булачак. Башка очракларда акча түләү таләп ителә.
«Роберт Галиуллин хәбәр иткәнчә, Татарстанлыларны Уфадан Казанга алып кайту планлаштырыла, анда без обсервация үтәргә тиеш булабыз», — дип аңлатты Максутова.
АКШ территориясендә татарстанлылар калуы турында Зөлфия Максутова 3 май көнне соцчелтәрдәге шәхси битендә хәбәр иткән иде. «Татарстан безнең арттан зәңгәр вертолет җибәрмәс микән дип өметләнәбез», — дип язган иде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз