Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Пандемия чикләүләре сәбәпле, татар эшмәкәрләре җыенына делегатлар саны киметелгән
«Зур холдингларга басым ясамыйбыз. Шәхси ярдәмче хуҗалык формалары, үз-гаиләсе, өч буын — балалары, оныклары белән бергә фермерлык эшен алып баручылар турында сүз алып барыла», — диде Данис Шакиров.
(Казан, 14 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Пандемия чикләүләре аркасында, X Бөтенроссия татар эшмәкәрләре җыенына делегатлар саны киметелгән. «500 гә кадәр киметергә мәҗбүр булдык», — диде Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров матбугат конференциясендә.
Җыенга Россиянең 40 төбәгеннән, Татарстаннан 500 ләп кече бизнес вәкилләре һәм фермер хуҗалыгы җитәкчеләре киләчәк. Конгрес җитәкчелеге җыенга 800-900 ләп эшмәкәр килгән еллар булганын да искәртте.
«Эшмәкәрләр булган өчен генә аларны бер мәйданга җыймадык. Татар оешмаларына квоталар бирелде, алар белән бергә эшләгән, татар авылы үсешендә роль башкарган эшмәкәрләр исемлеге төзелгән», — диде Данис Шакиров.
«Зур холдингларга басым ясамыйбыз. Шәхси ярдәмче хуҗалык формалары, үз-гаиләсе, өч буын — балалары, оныклары белән бергә фермерлык эшне алып баручылар турында сүз алып барыла», — диде ул.
Данис Шакиров сүзләренчә, илдәге вакыйгаларга бәйле рәвештә, азык-төлек иминлеге төшенчәсе кертелде. Бу юкка гына түгел. Кибет киштәләре тулысы белән үзебездә җитештерелгән азык-төлек белән тәэмин ителгән. Кризисны тоймыйбыз», — диде Данис Шакиров.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз