news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Памфилова: Төбәкләрдә участокларда ялган аккредитацияле журналистлар барлыкка килгән

Кайбер төбәкләрдә, шул исәптән, Санкт-Петербургта ялган аккредитацияле, законсыз гамәлләр эшләргә тырышкан журналистлар барлыкка килгән. Бу вазгыятькә карата фикерләре белән Үзәк сайлау комиссиясенең мәгълүмат үзәгендә утырышта РФ Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Элла Памфилова уртаклашты, дип хәбәр итә ТАСС.

«Санкт-Петербургта һәм кайбер төбәкләрдә законсыз гамәлләр эшләргә тырышкан, массакүләм мәгълүмат чараларыннан ялган аккредитацияле затлар, ялган исем белән йөрүчеләр барлыкка килгән», – диде Россия Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы.

Памфилова башка төбәкләрдән, теркәлү урыны булмаган кешеләрнең дә тавыш бирергә омтылу очраклары теркәлә.

«Чит илләрдән массакүләм мәгълүмат чаралары күп. Күрәсең, нидер әзерләнә, ниндидер провокация», – диде Үзәк сайлау комиссиясе җитәкчесе. Ул, янәсе, Росгвардиядән тревога сигнализациясе төймәсен басып тикшереп карарга дигән үтенечләр белән шалтыратуларга ышанмаска чакырды.

  • 15 мартта Татарстанда 65 территориаль һәм 2722 участок сайлау комиссиясе эшли башлады, шулай ук хастаханә һәм шифаханәләрдә, СИЗОда, вокзал һәм аэропортта 45 вакытлыча сайлау участогы ачылды.
  • Татарстанда яшәүче 3 миллионга якын кеше сайлауларда катнашу хокукына ия. Алар 15, 16 һәм 17 мартта 8дән 20 сәгатькә кадәр тавыш бирә ала.
  • Сигезенче тапкыр РФ Президентын сайлаулар 15, 16 һәм 17 мартта узачак. Сайлауларга дүрт кандидат: Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм гамәлдәге дәүләт башлыгы Владимир Путин (үз-үзен тәкъдим итүче буларак) кертелгән.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100