news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Памфилова: Мартта президент сайлау югары дәрәҗәдә үтмәсә, БРИКС саммиты уңышлы булмас иде

Памфилова: Мартта президент сайлау югары дәрәҗәдә үтмәсә, БРИКС саммиты уңышлы булмас иде
Фото: Россия Үзәк сайлау комиссиясе

Агымдагы елның мартында президент сайлаулар югары дәрәҗәдә узмаган булмаса, Казандагы БРИКС саммиты шундый уңышлы һәм дәрәҗәле булмас иде. Бу хакта РФ Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Элла Памфилова белдерде.

«Әгәр без [мартта узган] сайлауларны шундый югары дәрәҗәдә уздырмаган булсак, БРИКС һәм башка күп кенә мәйданчыкларның реакциясе башкача булыр иде», - дип китерә Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы сүзләрен ТАСС.

Россиядә президент сайлаулар 2024 елның 15-17 мартында узды. Анда Владимир Путин ышанычлы җиңү яулады. Сайлаучыларның 87,28 проценты аның өчен тавыш бирде.

БРИКС саммиты Казанда октябрьдә узды. Анда 30дан артык дәүләттән делегацияләр катнашты, 20дән артык ил иң югары дәрәҗәдә тәкъдим ителде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100