news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Памфилова: Һәр участок сайлау комиссиясендә эвакуация өчен җаваплы кеше булачак

Памфилова: Һәр участок сайлау комиссиясендә эвакуация өчен җаваплы кеше булачак
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Һәр участок сайлау комиссиясендә эвакуация һәм төрле провокацияләрне булдырмас өчен җаваплы кеше булачак. Бу хакта РФ Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Элла Памфилова белдерде, дип хәбәр итә ТАСС.

Барлык сайлау участоклары да резерв биналар һәм туклану чыганаклары белән тәэмин ителгән, дип ышандырды Үзәк сайлау комиссиясе рәисе.

Памфилова шулай ук Үзәк сайлау комиссиясе «куркынычсызлыкны тәэмин итү һәм традицион балансны саклау өчен барысын да эшләде» дигән ышанычын әйтте. Барлык авырлыкларга, кыенлыкларга һәм куркынычларга карамастан, сайлау процессының ачыклыгын һәм үтә күренмәлелеген тәэмин итте, дип белдерде.

IX чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлау 18, 19 һәм 20 сентябрьдә узачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot