news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Палестина министры Казан мәчетендә җомга вәгазе сөйләргә теләк белдергән

Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин бүген «Россия - Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме утырышында катнашты. Ул утырышта Палестина темасы күтәрелүен ассызыклады. Палестинаның дин эшләре министры җомга көнне Казанның бер мәчетендә вәгазь сөйләргә теләк белдерүен әйтте.

«Һәр чыгыш ясаучы бердәмлек турында сөйләде. Россия берләштерә алырлык мәйданчык була ала. Россия традицион кыйммәтләр яклы», - диде мөфти.

Ул утырышта Палестинаның дин эшләре министры катнашуын да ассызыклады. «Утырышта Палестина мәсьәләсе күтәрелде. Мәсьәлә катлаулы, тик аны чишәргә кирәк. Бу мәсьәләдә безнең Россия карашы ачык. Россия Президенты Палестина яклы», – диде ул.

Палестинаның дин эшләре министры җомга көнне Казанның бер мәчетендә вәгазь сөйләргә теләк белдергән. «Без хупладык», – диде Камил хәзрәт Сәмигуллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100