news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Палестина лидеры Аббас Казанда узачак БРИКС саммитында катнашачак

Палестина Президенты Мәхмүд Аббас Казанда узачак БРИКС саммитында катнаша. Россия тышкы эшләр министры урынбасары Сергей Рябков «Известия» газетасына шулай дип белдерде.

«Аббасның чакыруы бар, ул аны кабул итте һәм Казанга киләчәк», – дип искәртте Рябков.

БРИКС саммиты Татарстан башкаласында 22-24 октябрьдә уза. 30дан артык ил лидерына, чарага чакырып, чакыру җибәрелде. Саммитта берләшмәне киңәйтү мөмкинлекләре хакында фикер алышырлар дип көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot