Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Палестина эшмәкәре Курган өлкәсендә янган Йолдыз авылы кешеләренә ярдәм итте

Палестина эшмәкәре Аласиби Зияд Курган өлкәсенең Йолдыз авылында яшәүче татарлар фаҗигасе турында белгәч, күптәнге танышы Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе Фәрит Мифтаховка мөрәҗәгать иткән һәм матди ярдәм итәргә теләвен белдергән. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бүген эшмәкәр Казанга килде һәм Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров белән очрашты. Матди ярдәмне Йолдыз авылы халкына Конгресс аша юллауны сорады.
Данис Шакиров хәйриячегә милләттәшләребезгә булышканы өчен зур рәхмәтен җиткерде һәм Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатын тапшырды.
Палестина эшмәкәре Аласиби Зияд Татарстанны хөрмәт итүен белдерде. Ул Изге Болгар җирлегендә башкарылган эшләрне дә мактап телгә ала. Узган ел Изге Болгар җирендә Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы вакытында Аласиби Зияд музейга Коръән китабы бүләк иткән иде, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз