news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Палестина Дәүләте Президенты Мәхмүд Аббас Казанда узачак БРИКС саммитына килә

Палестина Дәүләте Президенты Мәхмүд Аббас Казанда узачак БРИКС саммитына килә
Фото: kremlin.ru

Палестина Дәүләте Президенты Мәхмүд Аббас Казанда узачак БРИКС саммитында катнаша. Палестинаның Мәскәүдәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Әбделхафиз Нофаль шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Элегрәк, августта, илче Россия Президенты Владимир Путинның Палестина лидерын саммитта катнашырга чакыруы хакында хәбәр иткән иде. Ул вакытта сәясәтченең бу чакыруны кабул итүе билгеле түгел иде әле.

«Булачак… Әлбәттә, Путиннан чакыру килде», - дип җавап бирде бүген дипломат Аббасның БРИКС саммитында катнашу ихтималы турындагы сорауга.

Уналтынчы БРИКС саммиты ТР башкаласында 22-24 октябрьдә уза. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, мондый дәрәҗәдәге вакыйганы үткәрү – республика өчен зур дәрәҗә һәм җаваплылык. Казан мэры Илсур Метшин хәбәр иткәнчә, бу көннәрдә шәһәр 20 меңгә якын кунакны кабул итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100