Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Россия Диния нәзарәте Палестина балаларын Рәҗәб ае белән котлады
Яңа ел белән туры килгән Рәҗәб ае уңаеннан Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте Ингушетия Республикасы башлыгы каршындагы Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Зарема Чахкиевага кайнар нокталардан эвакуацияләнгән балалар өчен бүләкләр тапшырды. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Магаста матур театральләштерелгән тамаша вакытында Зарема Чахкиева һәм аның ярдәмчеләре Палестинаның ятим балаларына һәм качак гаиләләрендәге балаларга бүләкләр тапшырды. Израиль агрессиясе сәбәпле, туган йортларын ташлап киткән балаларга Россия мөселманнары Диния нәзарәте символикасы төшерелгән матур пакетлар шатлык бүләк итте. Аларга хәләл тәм-томнар, балалар өчен мөселман китаплары һәм гаджетлар тутырылган. Яшь палестиналыларны, аларның опекуннары һәм туганнарының йөзләре елмаю белән балкыды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз