Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Пакистанның элеккеге Президенты Пәрвәз Мөшәррәфне үлем җәзасына хөкем иттеләр
Ул иленә хыянәт итүдә гаепләнә.
(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ»). Пакистанның элеккеге Президенты Пәрвәз Мөшәррәфне (ул иленә хыянәт итүдә гаепләнә) үлем җәзасына хөкем иттеләр. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Samaa телеканалына сылтама белән хәбәр итә.
Әлеге карарны махсус суд коллегиясе чыгарган: өч кешенең икесе Мөшәррәфне иң югары җәзага тартуны яклап тавыш биргән.
Тикшерү мәгълүматлары буенча, 2001-2008 елларда Пакистан башлыгы вазифасын биләгән Фәрвәз Мөшәррәф, гадәттән тыш хәл режимы кертеп һәм Югары суд әгъзаларын кулга алырга боерык биреп, 2007 елда иленә хыянәт иткән. 2013 елда Хөкүмәт инициативасы белән Мөшәррәфкә карата җинаять эше ачылган.
2016 елның мартында, Югары суд элеккеге Президентны илдән китү тыелган затлар исемлегеннән чыгарганнан соң, 72 яшьлек Мөшәррәф Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә дәваланырга юл тоткан. Шул көннән алып ул, хөкемнән качып, Дубайда яши, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз