news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пакистан һәм Согуд Гарәбстаны каллиграфлары Ислам мәдәнияте музеена үз эшләрен бүләк итә

Тантаналы чара "Көнчыгыш каллиграфиясе – Казанның йөрәгендә" дигән күргәзмәне ябу уңаеннан үткәрелә.

Пакистан һәм Согуд Гарәбстаны каллиграфлары Ислам мәдәнияте музеена үз эшләрен бүләк итә
kazan-kremlin.ru/

(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ»). Каллиграфия осталары - Пакистаннан Абдул Рәшид Батт, Җамал әл-Рабеа һәм Согуд Гарәбстаныннан Мөхәммәд әл-Кебаси Ислам мәдәнияте музеена үз эшләрен бүләк итәчәк. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тантаналы чара 28 сентябрьдә 14.00 сәгатьтә башлана. Ул "Көнчыгыш каллиграфиясе – Казанның йөрәгендә" дигән күргәзмәне ябу уңаеннан үткәрелә.

  • Сентябрь башында Ислам мәдәнияте музеенда  урын алган каллиграфия эшләре 20дән артык илдә (Бөекбритания, АКШ, Сингапур, Иран, Кытай һ.б.) оештырылган фестиваль һәм күргәзмәләрдә сәнгатьнең әлеге төрен яратучылар арасында зур кызыксыну уятты.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100