news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пакистан Һиндстанга каршы хәрби операция башлануы турында игълан итте

Пакистан Һиндстанга каршы озакка сузылган провокацияләргә турыдан-туры җавап сыйфатында хәрби операция башлады.

РИА Новости хәбәр иткәнчә, 7 май төнендә Һиндстан Саклану министрлыгы Пахалгамдагы терактка җавап итеп, Пакистанда «террорчылык инфраструктурасына» һөҗүм ясап, «Синдур» операциясе уздыруын игълан итте. Бу вакытта Пакистанның бер генә хәрби объекты да һөҗүмнәргә дучар ителмәде.

Пакистан хакимияте, үз чиратында, Һиндстан Пакистанда биш торак пунктка һөҗүм иткән, шуның нәтиҗәсендә ким дигәндә 31 кеше һәлак булган, 57 кеше җәрәхәтләр алган, дип белдерделәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100