Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда аппендицит симптомы белән 10 көн табибларга күренмәгән ир-атны коткарганнар
Татарстанда аппендицит симптомнары белән 10 көннән артык табибларга ярдәм сорап мөрәҗәгать итмәгән пациентны коткарганнар.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында белдерүләренчә, Брянск өлкәсендә яшәүче ир-ат эш буенча Мамадышка килгән. Кайсыдыр мизгелдә аның эче авырта башлаган, үзендә хәлсезлек тойган һәм температурасы күтәрелгән. Табибка мөрәҗәгать итәсе урынга ул авыртуны баса торган дарулар эчкән. Нәтиҗәдә, ул Мамадыш үзәк район хастаханәсенә чирли башланганнан соң 10 көн узгач кына мөрәҗәгать иткән. Тикшерү барышында ир-атның сукыр эчәге шартлавы, ә корсак куышлыгында эренле шеш барлыкка килүе ачыкланган.
Ашыгыч операция берничә сәгать дәвам иткән. Пациент өч тәүлек реанимациядә яткан, шуннан соң аны хирургия бүлегенә күчергәннәр. Хәзерге вакытта ир-атның хәле яхшырган, аны хастаханәдән чыгарганнар.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз