news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Пәрәү авылында Мәрьям әби 100 яшьлек юбилеен бәйрәм итә

“Беркайчан да беркемгә дә усаллык эшләмәдем, гайбәт таратмадым", - ди Мәрьям Шакирова.

(Казан, 24 гыйнвар, "Татар-информ"). Лаеш районы Пәрәү авылында яшәүче Мәрьям Шакирова 100 яшьлек туган көнен билгеләп узды. Ул – Бөек Ватан сугышы ветераны хатыны, тыл хезмәтчәне. Мәрьям әбине олуг юбилее белән котларга Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев килгән. Ул Мәрьям Шакировага Россия Президенты Владимир Путин исеменнән котлау открыткасы һәм бүләкләр тапшырды, дип хәбәр итә Лаеш районы хакимияте матбугат хезмәте.

“Беркайчан да беркемгә дә усаллык эшләмәдем, гайбәт таратмадым, начар эшләр эшләүдән курыктым, бөтен кешене мәрхәмәтле булырга чакырдым. Менә шул чакта Җирдәге барлык кешеләр дә бәхетле булыр”, - дип сөйләгән 100 яшьлек Мәрьям Шакирова.

Ире фронтта һәлак булып, ул 22 яшендә тол калган. Гомере буе кешеләргә һәм җәмгыятькә хезмәт иткән. Бүген аның 3 оныгы, 3 оныкчыгы, 2 оныгының баласы бар. 

news_right_1
news_right_2
news_bot