news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Пәнҗешәмбе көнне Казанда автоинспекторлар пассажир автобусларын тикшерә

Муниципаль, муниципальара һәм төбәкара маршрутлар буенча пассажир автобуслары туктатыла.

(Казан, 7 апрель, «Татар-информ»). Пәнҗешәмбе, 8 апрельдә, ЮХИДИ хезмәткәрләре Казанның Киров районында пассажир автобусларын тикшерә. 

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, тикшерү өчен муниципаль, муниципальара һәм төбәкара маршрутлар буенча пассажир автобуслары туктатыла.

Автоинспекторлар транспорттагы җитешсезлекләрнең булу-булмавын тикшерә һәм пассажирлар ташу кагыйдәләре үтәлүен һәм автобус йөртүчеләрнең тиешле документларына ия булу-булмавын ачыклый. Моннан тыш, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штраф түләүдән качучы машина йөртүчеләр белән эш алып барыла.

Әгәр ЮХИДИ хезмәткәрләре тикшерү вакытында нинди дә булса хокук бозу очрагын тапса, автобусны куллануны тыю буенча чаралар күрелә. 

news_right_1
news_right_2
news_bot