news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Озын тәнәфес»тә Казанның Вахитов районына кергән 10 мәктәбе катнаша

Шәһәр фестивалена программалар сайлап алу конкурсы 2 көн рәттән үткәрелә

(Казан, 3 март, «Татар-информ»). Казан шәһәре мэры Илсур Метшин гамәлгә куйган «Озын тәнәфес» фестиваленың район турлары үткәрелә башлаган, алдан район һәм аннары шәһәр турларында барлыгы 3әр мәгариф учреждениесе сайлап алына.  
Вахитов районында шәһәр фестивалена программалар сайлап алу конкурсы 2 көн рәттән, төгәлрәге, 3-4 мартта уздырыла һәм анда барлыгы 10 мәктәп катнаша. Моңа кадәр мәктәпләрдә укучыларны сәләтләре буенча сайлап, музыка, театр, бию юнәлешләре буенча программа әзерләнгән. Фестиваль исә сәләтле балаларны табып алып, аларның сәләтләрен үстерүдә ярдәм итүне, шәһәрнең иҗади тормышына җәлеп итүне максат итеп оештырыла, диелә мэриядән алынган мәгълүматта.
Искәртеп үтәбез: узган елны беренче тапкыр үткәрелгән «Озын тәнәфес» фестиваленда җиңү яулаган 139 нчы мәктәпкә 1 млн. сумлык грант бирелгән иде, икенче урынга чыккан 9 нчы гимназия -  750 мең сумлык, өченче урынга лаек дип табылган 7 нче гимназиягә – 500 мең сумлык.


news_right_1
news_right_2
news_bot