Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Озын гомерле татарстанлылар соңгы биш елда өч тапкыр арткан
Республикада яшәүче 331 кеше 100 яшьтән узып киткән. Тулаем алганда, Татарстанда озак яшәүчеләр саны соңгы биш елда өч тапкыр арткан. Бу мәгълүматларны бүген ТР Дәүләт Советында Социаль сәясәт комитеты утырышында Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева җиткерде.
Парламентарийлар «Актив озын гомер» республика программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре турында сөйләштеләр. Социаль сәясәт комитеты рәисе Алексей Созинов «сәламәт картлык» һәм «актив картлык» арасында аерма булуына игътибарны юнәлтте. Аның сүзләренчә, активлык дигәндә, олы яшьтәгеләрне төрле эшчәнлеккә җәлеп итү, спорт чараларында, мәдәни вакыйгаларда катнаштыру һ.б. күздә тотыла.
Наталья Бутаева билгеләп үткәнчә, Татарстанда яшәүче һәр дүртенче кеше – өлкән яшьтә. «Хәзерге вакытта республикада уртача гомер озынлыгы 75 яшь тәшкил итә», – дип сөйләде ул.
«2025-2030 елларга актив озын гомер» республика программасы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан расланган. Программа 55 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызларга һәм 60 яшьтән өлкәнрәк ир-атларга исәпләнгән.
Республикада 12 меңнән артык спорт һәм физик культура объекты эшли, шуларның 30 процентында пенсионерлар өчен бушлай дәресләр өчен көннәр һәм сәгатьләр бүлеп бирелгән, ә 70 процентында бер тапкыр бирелә торган билетларга һәм абонементларга ташламалар каралган.
Хәзерге вакытта Татарстанда өлкән яшьтәге гражданнарның 40 проценты даими рәвештә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнә. Бу – илдә иң югары күрсәткечләрнең берсе.
Наталья Бутаева, шулай ук, ГТО нормаларын тапшыручы, иҗатка тартылучы өлкәннәр турында да сөйләде.
Моннан тыш, депутатлар физик культура һәм спорт турында республика законына үзгәрешләр кертү турында закон проекты турында фикер алыштылар.
Утырышта Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашты.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз