news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Саратов өлкәсенең Озинок мәчете каршындагы якшәмбе мәктәбендә квест уены булды

Саратов өлкәсе Озинки бистәсенең Җәмигъ мәчете каршындагы якшәмбе мәктәбендә квест уены узды. Россия мөфтиләр шурасы шул турыда хәбәр итте.

Чара Белем көненә һәм уку елы башлануга багышланды. Анда 6 яшьтән алып 10 яшькә кадәрге малайлар һәм кызлар катнашты.

Мавыктыргыч уен барышында балалар ике командага бүленде һәм бер-берсе белән ярышты. Балалар вакытны күңелле һәм файдалы үткәрде.

Чара ахырында барысы да истәлекле бүләкләр алды. Шулай ук балалар һәм аларның әти-әниләре өчен чәй табыны оештырылды, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot