Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Озерск имамына «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел» медале тапшырылды
Чиләбе өлкәсе Росгвардиясенең хәрби часть җитәкчелеге, хәрбиләр тормышында актив катнашканнары өчен, Озерск шәһәр округы имамы Габдулла Шәймәрдановка һәм Леонид атакайга «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел» истәлекле медален тапшырды. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бүләкләү тантанасы Росгвардия хезмәткәрләре белән очрашудан соң булды, анда имам Рус православие чиркәве вәкиле Леонид атакай белән бергә «Тормыш кыйммәтләре» темасына лекция укыды.
Шәһәрнең мөселман җәмгыяте 2025 ел башыннан бирле Росгвардия батальоны белән хезмәттәшлек итә. Шул вакыт эчендә милләтара татулыкны ныгыту буенча очрашулар һәм яшьләр мохитендә экстремизмны кисәтү юнәлешендә уртак чаралар, дини һәм рухи-әхлакый темаларга әңгәмәләр уздырылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз