Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Өзеклекләр вакытында интернет өчен түләүне автомат рәвештә кайтарырга тәкъдим иттеләр
Дәүләт Думасының «Гадел Россия – Дөреслек өчен» фракциясеннән депутатлары РФ Цифрлар министрлыгы җитәкчесе Максут Шадаевка иминлекне тәэмин итү өчен интернетны сүндергән вакытта россиялеләргә мобиль элемтә өчен түләүне автомат рәвештә кайтару тәкъдимен карауны сорады. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Инициатива авторлары фикеренчә, компенсация «индивидуаль тәртиптә мөрәҗәгатьләр җибәрмичә генә» – операторның челтәр журналлары һәм вәкаләтле көйләү органнары мәгълүматлары нигезендә автомат рәвештә түләнергә тиеш.
Шулай ук абонентларга компенсация түләү өчен интернет хезмәтен күрсәтү мөмкин булмаган очракларны исәпкә алып баруның бердәм критерийларын билгеләргә тәкъдим ителде. Шул исәптән интернет хезмәте күрсәтелмәгән дип саналу өчен элемтә никадәр озак булмаска һәм аның сыйфаты никадәр түбән булырга тиешлеге билгеләнәчәк.
Идея авторлары операторларны интернет булмаган очраклар статистикасын чыгарып барырга һәм абонентларга шәхси кабинет һәм SMS-хәбәр аша исәпләнгән компенсация күләме турында автомат рәвештә хәбәр итәргә мәҗбүр итәргә тели.
«Акчалар тарифның вакытын озайту, акча күчерү яки киләсе түләүне киметү рәвешендә автомат рәвештә кайтарылырга тиеш», - дип аңлатты партия лидеры һәм аның дума фракциясе башлыгы Сергей Миронов.
Элегрәк иҗтимагый Wi-Fi нокталары картасы урнаштырылды. Әлеге нокталардан Татарстан халкы һәм кунаклары файдалана ала. Алар ярдәмендә БПЛА һөҗүме куркынычы булу сәбәпле мобиль интернет эшенә чикләүләр кертелгән вакытта элемтәдә калырга була. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов иҗтимагый Wi-Fi мөмкинлекләрен үстерергә кушты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз