news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Быел Татарстанда 700 мең тоннага якын ашлык җыелмый калган

Озакка сузылган яңгырлар аркасында Татарстан 700 мең тоннага якын ашлыкны җыеп ала алмаган.

Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта шул хакта хәбәр итте.

«Яңгырлар аркасында урып-җыю тоткарланды, 700 мең тоннага якын ашлыкны җыеп бетермәдек», – дип белдерде министр. Ул урып-җыю чорында республикада уртача 165 миллиметр явым-төшем күзәтелүен, моның күпьеллык уртача күрсәткечтән 150 процентка күбрәк булуын әйтте. Бу, нәтиҗәдә, туфракның артык дымлануына һәм урып-җыюның тоткарлануына китерде», – диде Марат Җәббаров.

1 октябрьдән Татарстанда гадәттән тыш хәл режимы гамәлдә. Аны республиканың 41 районында туфракның артык дымлануы һәм кырау белән бәйле начар һава торышы күренешләре аркасында керттеләр. Министр моның мәҗбүри чара булуын, шул исәптән авыл хуҗалыгы предприятиеләренең иминият компанияләре белән эшләве өчен дә кирәк булуын искәртте.

Игенчеләр төп бөртекле культураларны җыюны төгәлләгән. Оператив мәгълүматларга караганда, 3,83 миллион тонна ашлык җыелган, уңыш гектарыннан уртача 34,5 центнер тәшкил итә.

Министр хәбәр иткәнчә, хәзер республикада 39 элеватор эшли, аларда бүген 1,5 миллион тонна ашлык бар.

news_right_1
news_right_2
news_bot