news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Озак еллар халык иҗатын оештыру өлкәсендә эшләгән Гали Габдрахманов вафат

Озак еллар халык иҗатын оештыру өлкәсендә эшләгән Гали Габдрахманов вафат. Мәгълүматны ТР Мәдәни ресурслар үзәге җитәкчелеге раслады.

«Гали Әхәтович бүген вафат булган. Ул 68нче яше белән бара иде», диде ТР Мәдәни ресурслар үзәге директоры урынбасары Гөлназ Латыйпова.

Гали Әхәт улы Габдрахманов озак еллар ТР Мәдәният министрлыгы каршындагы халык иҗаты һәм мәдәни-агарту эшләре республика фәнни-методик үзәген җитәкләде. Лаеклы ялга чыкканчы Традицион мәдәниятне үстерү республика үзәге директоры урынбасары булып эшләде.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100