Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Озак еллар телевидениедә оператор булып эшләгән Эдуард Сираҗетдинов вафат
Эдуард Сираҗетдиновка 84 яшь булган.
(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). ТНВ телеканалында озак еллар оператор булып эшләгән Эдуард Сираҗетдинов вафат. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә «Татарстан — Яңа гасыр» телерадиокомпаниясенең телевидение телеоператорлары бүлеге башлыгы Илгиз Вафин әйтте.
«Эдуард Сираҗетдинов вафаты турында кичә билгеле булды. Ул 1936 елда туган. 1960 нчы еллардан оператор булып эшли башлый, эштән китүенә ун ел бар инде. Унбиш еллап бездә баш оператор булып эшләде. Без бергә эшләдек. Ул бик тыныч, энергияле, акыллы кеше. Китаплар укырга яратты. Күп язучыларның автографлары белән китаплары да бар. Ул вакытта телевидение бик популяр булды, оператор булып эшләгән кешенең дәрәҗәсе бар иде», — дип сөйләде Илгиз Вафин.
Эдуард Сираҗетдиновны бүген Яңа татар бистәсе зиратында җирләгәннәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз