news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Озак еллар Әлмәт театры режиссеры булган Зәкия Туишева вафат

Зәкия Туишевага быел 29 декабрьдә 99 яшь туласы иде.

(Казан, 27 декабрь, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Танылган театр режиссеры, Татарстанның халык артисты, Бөек Ватан сугышы ветераны Зәкия Таишева вафат. Бу хакта Әлмәт татар дәүләт драма театры хәбәр итә.

Зәкия Туишевага быел 29 декабрьдә 99 яшь туласы иде.

  • Зәкия Туишева Казан театр училищесын тәмамлагач үз теләге белән фронтка киткән. Сугыштан соң Күчмә театрда һәм Мамадыш колхоз-совхоз театрында эшләгән. 1951 елдан – Әлмәт театрында актриса. 1966 елдан лаеклы ялга киткәнче ул бу театрда куючы режиссер булып эшли. Туксанынчы елларда коллектив соравы белән театрга кайтып, баш режиссер булып эшли. Зәкия Туишева кырыклап спектакль авторы.

Мәрхүмәне озату Әлмәтнең Ризаэтдин Фәхретдин исемендәге Үзәк мәчетендә 11.00 сәгатьтә була.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot