Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Аучылык белгече: Алтай маралы һәм тимгелле болан Татарстан урманнарында да очрый
Быел кышкы маршрут исәбе барышында «Татохотрыболовобщество» аучылык белгечләре маршрутларда республиканың төньяк районнары өчен хас булмаган кунакны теркәгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ««Татохотрыболовобщества» белгече Олег Скопьюк хәбәр итте.
«Беренче елны Алабуга районында безгә болан очрады. Бу аларны иреккә актив җибәрә башлаулары белән бәйле», – дип сөйләде ул.
Аның сүзләренчә, Алтай маралы һәм тимгелле болан Татарстан урманнарына әле ияләшә генә башлаган. Аларны кыргый табигатькә күптән түгел генә җибәргәннәр, шуңа күрә бик акрын үрчиләр. Әлеге хайваннарны атарга рөхсәт ителә, ләкин бик чикләнгән күләмдә: аларны бер-ике хуҗалыкта гына аулыйлар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз