Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
^Оуэн Кемп: “Татарстан мәгълүмат технологияләре өлкәсендә интенсив үсә”
^Оуэн Кемп: “Татарстан мәгълүмат технологияләре өлкәсендә интенсив үсә”
(Казан, 16 март, “Татар-информ”, Әнвәр Минһаҗев). Бүген ТР Министрлар Кабинетында Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов «Hewlett Packard» компаниясе вице-президенты һәм генераль директоры Оуэн Кемп белән очрашты.
Очрашуны ачканда, Рөстәм Миңнеханов компания җитәкчесен һәм вәкилләрен Казанда офис ачылу белән котлап, бу вакыйганың Татарстан белән «Hewlett Packard» хезмәттәшлегенең тиз үсешен дәлилли, дип ассызыклады. “барлык килешүләребезнең дә гамәлгә ашырылуына шатбыз, республика ягыннан компания белән хезмәттәшлекне тагын да киңәйтү теләге бар. Уртак эшебез корпоратив секторга уңай йогынты ясый, ә “Электрон Хөкүмәт” төзүне өстенлекле проектларны берсе дип санарга кирәк. Татарстан «Hewlett Packard» компаниясендә барлык билгеләнгән планнарны үтәүдә җитди стратегик партнерны күрә”, - дип ассызыклады ТР Премьер-министры.
Оуэн Кемп компания исеменнән Рөстәм Миңнеханов һәм ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Фәрит Фазылҗановка компаниянең Казан офисын ачудагы ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде һәм офисны ачу киләчәк хезмәттәшлек өчен башлангыч булыр, диде. «Hewlett Packard» генераль директоры шулай ук күптән түгел Татарстан Президенты булган “София Антиполис” технопаркында (Канна, Франция) IT-технологияләр өлкәсендә күпсанлы проектлар гамәлләштерелүен билгеләп үтте. Татарстан технопарклары аларны кертү тәҗрибәсен куллана алыр иде. «Hewlett Packard» өчен “Алабуга” махсус икътисади зонасын төзүдә катнашу мөмкинлеге дә аерым кызыксыну тудыра. “Мин дөньяның 130дан артык илендә булдым, Татарстан, шул исәптән Казанның да мәгълүмат технологияләре өлкәсендә интенсив үсүен ышанып әйтә алам һәм бу бик яхшы күренеш”, - дип билгеләп үтте Оуэн Кемп.
«Hewlett Packard» ягыннан ТР Премьер-министры белән очрашуда НРның Россиядәге “Дәүләт секторы” юнәлеше җитәкчесе Андрей Вышлов, дәүләт оешмалары белән эш буенча юнәлеш җитәкчесе Андрей Осокин, Россиядә НР маркетинг директоры Екатерина Дегтярева һәм компаниянең Татарстандагы төбәк вәкиле Раил Әхмәтҗанов катнашты. Татарстан ягыннан – беренче вице-премьер – икътисад һәм сәнәгать министры Борис Павлов, ТР Министрлар Кабинеты аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, ТР сәүдә һәм тышкы икътисади хезмәттәшлек министры Хафиз Салихов, ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин, ТР Министрлар Кабинетының мәгълүмат-аналитика бүлеге башлыгы Александр Юртаев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз