news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Отставкадагы армия генералы Мәхмүт Гәрәев 94 яшьлеген билгеләп үтә

Мәхмүт Гәрәев 1923 елда туа, 1939 елда үзе теләп фронтка китә һәм инде 1941 елда взвод белән җитәкчелек итә.

(Казан, 23 июль, «Татар-информ»). Бүген күренекле хәрби полководец, хәрби җитәкче, отставкадагы армия генералы һәм Хәрби фәннәр академиясе президенты Мәхмүт Гәрәев 94 яшьлеген билгеләп үтә.

Мәхмүт Гәрәев 1923 елда туа, 1939 елда үзе теләп фронтка китә һәм инде 1941 елда взвод белән җитәкчелек итә, Көнбатыш һәм 3нче Белоруссия фронтларында фашистларга каршы сугыша, 1945 елда аны Ерак Көнчыгыш фронтына озаталар. 70нче елларда – Берләшкән Гарәп Республикасында (Сүрия һәм Мисыр берлеге) баш хәрби киңәшче, 1984 елдан – Советлар Союзы Кораллы көчләренең Генераль штабы башлыгы урынбасары, 1989 елдан – Әфганстанда баш хәрби киңәшче. Генерал Гәрәев – Россия хәрби тарихында легендар шәхесләрнең берсе.

Туган көне алдыннан Татарстан Мәгълүматлаштыру академиясе президенты, академик А.Л.Бикмуллин йөкләмәсе белән генерал Мәхмүт Гәрәевкә үзе үткән сугышчан юл турында стенд тапшырылды. Генерал аны Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институты профессоры, юридик фәннәр докторы М.В.Андреев кулыннан алды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100