news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда исерек хәлдә рульгә утырган ир-атка карата хөкем карары чыгардылар

Чаллыда исерек хәлдә рульгә утырган машина йөртүчегә карата хөкем карары чыгардылар. Бу хакта Чаллы шәһәр суды матбугат хезмәте хәбәр итә.

2020 елның декабрендә ир-атны исерек хәлдә машина белән идарә итүдә гаепле дип тапканнар, ул вакытта суд аны 4 айга колониягә хөкем итә. Аннары 2024 елның июнендә шундый ук гаебе өчен ул 8 айга ирегеннән мәхрүм ителә. Ир-ат моннан тиешле нәтиҗә ясамаган, һәм 2026 елның 7 гыйнварында ул исерек килеш кабат рульгә утырган.

Суд карары белән ир-ат 10 айга гомуми режимлы колониягә озатылды. «ВАЗ 211440» автомобиле дәүләт файдасына конфискацияләнде.

news_right_1
news_right_2
news_bot