Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
2027 елда Татарстанда хәләл-лаборатория ачарга ниятлиләр
Киләсе елда Татарстанда аккредитацияләнгән хәләл-лаборатория ачарга җыеналар. Республика Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Абдулганиев Казан Ратушасында узучы Ислам хезмәттәшлеге оешмасының Стандартлаштыру һәм метрология институты (SMIIC) Директорлар советының 32нче утырышында шулай дип белдерде.
«Үзара мөнәсәбәтләребезнең чираттагы этабы буларак, киләсе елда Татарстанда хәләл-продукцияне тикшерү һәм тестлаштыру өчен аккредитацияләнгән лаборатория ачылыр дип өметләнәм. Мондый лабораториянең ачылуы хәләл-индустрияне үстерүдә, тикшеренүләр һәм сертификацияләүне яхшыртуда мөһим казаныш булачак. Республика органнары тарафыннан бу юнәлештә эш алып барыла инде», – дип ышандырды Абдулганиев.
Аның фикеренчә, Татарстанның хәләл-продукция җитештерү һәм сертификацияләү үзәге буларак статусын күтәрү бизнес-диалог үсешенә уңай йогынты ясар һәм республиканың, шулай ук бөтен Россиянең чит илдәге партнерлары арасындагы абруен ныгытыр иде.
Бүген Казанда SMIIC Директорлар советының 32нче утырышы уза. SMIIC генераль секретаре Ихсан Овют журналистларга хәбәр иткәнчә, анда 50 илнең вәкилләре катнаша.
Иртәгә, 28 октябрьдә, Millennium Panorama Hotels кунакханәсендә SMIIC Генераль ассамблеясының 21нче утырышы узачак. SMIIC составына Азия һәм Африканың 50 иле керә. Россия 2019 елда оешмада күзәтүче статусын алды. Ил мәнфәгатьләрен Росстандарт тәкъдим итә.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз