news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Открытие” банкында кредитны вакытында түләмәүчеләрнең артуы күзәтелми

“Без һәр кешегә дә кредит бирмибез”, диде “Открытие” банкының Татарстан буенча җитәкчесе.

“Открытие” банкында кредитны вакытында түләмәүчеләрнең артуы күзәтелми
Султан Исхаков

(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ», Марсель Хәйруллин). “Открытие” банкының Татарстан буенча җитәкчесе Дамир Габделхаков банкта кредитны вакытында түләмәүчеләр санының артуы күзәтелми, дип белдерде. Бу хакта ул бүген “Татар-информ”да үткән матбугат конференциясендә әйтте.

“Түләнеп бетмәгән акча күләме һәр банкның моделенә, банкның тәвәккәллеккә булган аппетитына, ачык чыганаклардагы мәгълүматны ничек файдалануына бәйле”, - диде Дамир Габделхаков.

“Кредит тарихы буенча бюро үзенең эшчәнлеген 2005 елдан бирле алып бара. Ун елдан артык вакыт эчендә ышанычлы клиентны ышанычсызыннан аеру ысуллары билгеләнде. Банкта түләнеп бетмәгән акча буенча ниндидер динамика күзәтелә дип әйтмәс идем. Без һәр кешегә дә кредит бирмибез. Кредит тарихы, кеременә карап нәтиҗә ясыйбыз”, - диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot