news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Открытие» банкы вәкиле: Үзәк банк ставкасы базар фаразларына тәңгәл килде

Анна Морина сүзләренчә, Үзәк банк ситуацияне күзәтеп барачагын әйткән, чөнки инфляция барыбер үсә бара.

(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген Үзәк банкның төп ставкасын 8,5 процентка күтәрү карар ителде. «Открытие» банкының «Открытие Research» аналитик идарәсе башлыгы Анна Морина әйтүенчә, бу ставка базар фаразларына якын булган. Бу хакта ул «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә әйтте.

Анна Морина сүзләренчә, хәзер Үзәк банк ставкасы 2022 елга фаразланган күрсәткечкә караганда бераз гына югарырак. «Ә базар ставка 100 б. п. ка (базис пункты — Т.И. искәрмәсе) күтәрелер дип көткән иде. Базар көткәнчә эшләде дә. Без башта 75 б. п. булыр дип тә уйлаган идек, ул очракта ставка Үзәк банк тарафыннан алдан билгеләнгән 2022 елгы күрсәткечкә тәңгәл килер иде», — диде.

Анна Морина сүзләренчә, Үзәк банк ситуацияне күзәтеп барачагын әйткән, чөнки инфляция барыбер үсә бара. 

«Инфляция үсә, Үзәк банк халыкның инфляция өметләренә бик нык карый. Ә ул өметләр бик югары. Соңгы сораштыру буенча, халыкның инфляция буенча өметләре 14,8 процент булган. Бу Үзәк банкны, ставканы октябрьдәге башлангыч фаразлардан 1 процентка арттыруга этәргеч бирде, ләкин ул декабрьгә фараз кысаларында иде», — дип белдерде.

"Открытие" банкы Россия Банкы тарафыннан расланган төп кредит оешмалары исемлегендә. "Открытие" классик универсаль банктагы бизнесның бөтен төп юнәлешләрен үстерә: корпоратив, инвестицион, берәмле, кече һәм урта бизнес һәм Private Banking. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100