news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Открытие» банкы вәкиле: Рубль депозитлары буенча яхшы капитал туплау мөмкинлеге бар

Анна Морина РФ Үзәк банкының төп ставкасы күтәрелү нинди нәтиҗәләргә китерү мөмкинлеген сөйләде.

(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Быел декабрьдә Үзәк банкта төп ставка күтәрелеп, инфляция кимү нәтиҗәсендә, киләсе елда рубль депозитлары буенча яхшы керем алып булуы ихтимал. Бу хакта «Открытие» банкының «Открытие Research» аналитик идарәсе башлыгы Анна Морина  «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә әйтте.

«Открытие» банкы аналитиклары илдә инфляция киләсе ел азагына 4,2 процент булачак дип фаразлый. Шулай ук, алар депозитлар буенча ставка күтәрелү мөмкинлеген дә искәртә. «Инфляция үсеше акрынаеп, рубль депозитлары буенча яхшы капитал мөмкинлеге барлыкка киләчәк. Рубль — 2021 елда тотрыклы валюта булды, долларга нисбәттә үз позициясен саклады. Еврога караганда рубль ныгый», — дип белдерде Анна Морина.

Белгеч фонд биржалары темасына тукталды. Төп ставка 4,25 процент булганда, халык биржага килеп, акчаларын арттыру мөмкинлеген эзли башлаганнарын әйтте. Ул хәзер брокер хезмәтләре белән барлык банкларда счет ачу мөмкинлеге булганын билгеләп узды. Шул рәвешле, облигацияләр, акцияләр сатып алып була.

Матбугат конференциясендә ипотека кредитлары турында да сүз барды. Анна Морина сүзләренчә, декабрьдә фатирларга бәяләр артып, халыкның фатир сатып алуга кызыксынуы кимүе фаразланганын исәпкә алып, төзүчеләр күчемсез милекне нинди бәядән сатарга икәнлеген билгеләячәк.

«Без 2021 елда базар үз хәленә кайтып, күчемсез милеккә бәяләр кимер дип уйлаган идек. Ләкин ипотека программасы кимесә дә, фатирга ихтыяҗ да, бәя дә үсте», — дип белдерде. Анна Морина икенчел базардагы торак бәяләре турында да әйтте. Аның фикеренчә, беренчел торакка бәяләр үскәч, икенчел торак бәяләре дә күтәреләчәк.

  • Бүген Россия Үзәк банкы төп ставкасын 8,5 процентка арттырды.

Болар хакында тулырак «Интертат» сайтында язылачак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100