news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Открытие” банкы Татарстанда кредит базарында үз өлешен ике тапкырга арттырырга ниятли

Банк, республикада яңа офислар ачып, күбрәк клиентлар җәлеп итмәкче була.

“Открытие” банкы Татарстанда кредит базарында үз өлешен ике тапкырга арттырырга ниятли
Султан Исхаков

(Казан, 21 ноябрь, “Татар-информ”, Марсель Хәйруллин). “Открытие” банкы кече һәм урта бизнес базарында алдынгы банклар арасында Татарстанның беренче өчлегендә ныклап урнашачак", - диде “Открытие” банкының ТР буенча төбәк җитәкчесе Дамир Габделхаков.

“Кече һәм урта бизнес портфеленең кредит күләмен 2018 ел азагына ике тапкыр арттырырга планлаштырабыз”, - диде ул.

Банк һәр клиентына индивидуаль шартлар тәкъдим итәчәк.

  • “Открытие” банкы Россия финанс базарында 1993 елдан бирле эшли. Банкның төп акционеры - 99,99% өлеш белән Россия банкы.

news_right_1
news_right_2
news_bot