Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Быелның җәендә Казан кунакханәләре Мәскәү һәм Петербургныкыннан кыйммәтрәк булып чыккан
Россия Туроператорлар ассоциациясе аналитиклары 2026 елның июленә Россиянең популяр экскурсия шәһәрләрендә 4* категорияле кунакханәләрдә урнашу бәясен чагыштырган. Ачыкланганча, Казан бәяләр буенча ике башкаланы да узып киткән.
Казанның 4* категорияле кунакханәләрендә бер төннең уртача бәясе 9,4–10,3 мең (моңа иртәнге аш та керә) сум тәшкил итә. Чагыштыру өчен: Мәскәү һәм Санкт-Петербургта бу күрсәткеч - 8,3–8,5 мең, Түбән Новгород һәм Екатеринбургта 8,5-8,9 мең сумга тигез.
Быелгы җәйдә Калининград (10-17,8 мең сум) һәм Суздальдәге (10,8-12 мең сум) кунакханәләр Казан отельләреннән кыйммәтрәк булып чыккан. Аналитиклар өйрәнгән шәһәрләр арасында иң арзаны – Петербур, Мәскәү, Түбән Новгород һәм Екатеринбургта.
Шул ук вакытта, июль аенда Мәскәүдән Казанга очу ике якка да бер кешегә уртача 11,3 мең сумга төшәчәк – бу барлык юнәлешләр арасында үтемлелеге буенча икенче тариф (Петербургка кадәр генә арзанрак – 9,5 мең сум).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз