news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Социаль фондның Татарстан буенча бүлеге яңа гаилә түләвен исәпләү механизмын аңлатты

2026 елда яңа гаилә түләвен билгеләгәндә 2025 елгы керемнәр исәпкә алыначак. Россия Социаль фондының Татарстан буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.

«Еллык гаилә түләве - физик затлар кеременә түләнгән салымның бер өлешен кире кайтару ул. Шул ук вакытта, ел дәвамындагы мәшгульлек түгел, ә салым түләп рәсми керем алу факты әһәмияткә ия», – дип белдерде ул.

Түләү күләмен исәпләгәндә хезмәт хакы, эшкуарлык эшчәнлегеннән кергән керемнәр, фермер хуҗалыклары һәм шәхси практика керемнәре, гражданлык-хокукый килешүләр буенча түләүләр, авторлык гонорарлары, шулай ук хәрби хезмәткәрләр һәм көч ведомстволары вәкилләренең акчалата түләүләре исәпкә алына.

«Түләү күләме индивидуаль тәртиптә билгеләнә һәм физик затлар керемнәренә салым түләнгән керемнәргә бәйле. Бу - моннан алдагы ел өчен керемнән 13 процент ставкасы буенча исәпләнгән физик затлар кеременә салым суммасы һәм шул ук керемнән 6 процент ставка буенча исәпләнгән салым суммасы арасындагы аерма. Шул рәвешле, сүз моннан алдагы ел өчен элек түләнгән салымның бер өлешен кире кайтару турында бара», - диде Вафин.

news_right_1
news_right_2
news_bot