Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге: Быел ана капиталы 6,8 процентка индексацияләнә
2026 елның 1 февраленнән, узган елгы инфляцияне исәпкә алып, социаль пособиеләр арттырылачак. Бу балалы гаиләләр ала торган төп түләүләргә кагыла. Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шулай дип белдерде.
«Беренче чиратта, ана капиталы арта, ул 6,8 процентка индексацияләнәчәк. Түләү күләме беренче балага - 737 205 сум, әгәр дә гаилә беренче балага бу ярдәмне алмаган булса, икенче (яки өченче) балага 974 189 сум тәшкил итәчәк. 2020 елга кадәр беренче балага түләү алган ике балалы гаиләләр өстәмә түләү каралган. Ана капиталын элегрәк алмаучыларга ул икенче балага тулы күләмдә биреләчәк», - дип искәртте ул.
Шулай ук 2026 елның 1 февраленнән бала туганда бер тапкыр бирелә торган пособие арта – ул 28 773,74 сум тәшкил итәчәк. Яшь ярымга кадәр бала карау буенча айлык пособиенең минималь күләме шулай ук 10 790,89 сумга җитәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз