Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда яшәүче Фая Камалиева 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә
Татарстанның Яшел Үзән районында яшәүче тыл хезмәтчәне Фая Камалиева бүген 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Бу хакта ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Фая Кадыйр кызы Уфада күп балалы гаиләдә туа. Бөек Ватан сугышы елларында Яшел Үзән районының Тау Иле авылы колхозында хезмәт куя. Сугыштан соң лаеклы ялга чыкканчы Серго исемендәге заводта эшли», – дип белдерделәр матбугат хезмәтендә.
Фая Камалиева «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале белән бүләкләнгән. Кияүдә булган, өч бала тәрбияләп үстергән. Хәзерге вакытта кызы Наҗия белән яши. Алты оныгы һәм сигез оныкчыгы бар. Буш вакытында газета-журналлар укырга, телевизор карарга ярата.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз