Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чирәм җирдән алып Камчаткага кадәр: Татарстан студент отрядлары кайда һәм ничек акча эшли
Татарстанның студент отрядлары урамнарны кардан чистартуда ярдәм итәргә әзер булуын белдерде
Студентларның хезмәт отрядларында эшләү яшьләрне нәрсәгә өйрәтә, Татарстан егет-кызлары Россия студент отрядлары системасында кайда һәм күпме акча эшли, 2025 елда аларның күпмесе эшкә урнаша алган. ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта шул хакта сөйләделәр.
Азат Кадыйров: «Студент отрядлары – хезмәт юлына җайлы гына кереп китү мөмкинлеге»
Студент отрядлары яшь буынга хезмәт тәрбиясе бирүдә һәм аларда һөнәри компетенцияләр формалаштыруда мөһим роль уйный. Алар студентларга практик тәҗрибә тупларга, лидерлык сыйфатларын һәм социаль күнекмәләрен үстерергә, шулай ук үзләренең һөнәри максатларын һәм бурычларын аңларга ярдәм итә, дип искәртте ТР яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров.
«Студент отрядларында яшьләр үзләренең һөнәри компетенцияләрен, коммуникатив күнекмәләрен үстерә. Бу - һәрбер яшь кеше өчен хезмәт эшчәнлегенә җайлы гына кереп китү мөмкинлеге», - дип билгеләп үтте ул.
Министр 1991 елда Молдова территориясендә студентлар хезмәт отрядында эшләү тәҗрибәсен дә искә төшерде. Анда ул көзге уңышны җыярга барган. Аның сүзләренчә, бу сәфәр гомер буе онытылмаслык хис-кичерешләр (мавыктыргыч сәяхәт, яңа урыннар, башка илнең көнкүреше һәм гореф-гадәтләре белән танышу) калдырган.
Министр 1991 елда Молдавия территориясендә студентлар хезмәт отрядында эшләү тәҗрибәсен искә төшерде
Фото: prav.tatarstan.ru
Бүген Татарстан егет-кызлары Камчатка, Төркия һәм Мисырда эшли
Студент отрядлары хәрәкәтенең чишмә башы булып 1959 ел санала, ул вакытта Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты физика факультетының 339 студенты җәйге каникуллар вакытында Казахстанга чирәм җирләргә китә.
Татарстан студент отрядларының тарихы бераз соңрак – 1963 елның 6 июлендә, Казан инженерлык-төзелеш институтының 200 студенты Казахстанның Целиноград өлкәсе Есильский районына чирәм җирләрне үзләштерергә киткәч башлана.
«ТАССРның беренче төзелеш отрядлары «Оргсинтез», «Теплоконтроль», Зәй ГРЭСы, «Түбән Кама Нефтехим» һәм башка предприятиеләр төзелешендә актив катнашты. Молдова һәм Әстерхан өлкәсендәге авыл хуҗалыгы объектлары, Төмән һәм Томск өлкәләрендә нефть промыселларын җәелдерү ихтыяҗ иң зур булган күчмә эш объектлары булды», - дип сөйләде Кадыйров.
Бүген Татарстан студентларның хезмәт отрядлары хәрәкәтен үстерүдә лидерларның берсенә әверелде. Республика студентларын хәзер дә илнең төрле төбәкләренә, хәтта чит илләргә эшкә җибәрәләр.
«Татарстанның унсигез вәкиле Төркия Республикасындагы «Аккую» АЭСында һәм Мисырдагы «Эль-Дабаа» АЭСында «Росатом» дәүләт корпорациясенең зур халыкара төзелешләрендә хезмәт куйды. Беларусь Республикасы белән актив хезмәттәшлек дәвам итә: узган ел 30 егет һәм кыз Беларусь объектларында эшләде, ә без, үз чиратыбызда, Беларусьтан килгән хезмәттәшләребезне Татарстанның балалар лагерьларында әйдаманнар сыйфатында кабул иттек», – дип хәбәр итте министр.
«Россия студент отрядлары» оешмасының Татарстан төбәк бүлеге командиры Сөмбел Латыйпова әле күптән түгел генә Камчаткада хезмәт семестрын үткәрде.
«Безнең егетләр һәм кызлар зур стратегик объектларга, әйдәп баручы федераль компанияләргә эшкә урнаша. Ә аларның географиясе Россиянең 40тан артык төбәген һәм җиде чит илне үз эченә ала. Минем өчен студент отрядлары үзеңнең һөнәри дәрәҗәңне исбатлап кына калмыйча, ә Ерак Көнчыгышның матурлыгын күрергә, Кырым энергетикасын тоярга да мөмкинлек бирде», - дип уртаклашты кыз.
«Россия студент отрядлары»ның Татарстан төбәк бүлеге командиры Сөмбел Латыйпова әле күптән түгел генә Камчаткада хезмәт семестрын үткәрде
Фото: © prav.tatarstan.ru
Студент отрядларында аена 200 мең сумнан артык акча эшләргә мөмкин
Шуны да онытмаска кирәк: студент отрядларында хезмәткә түләү әйбәт. Сәфәрләрдән алган хис-кичерешләрдән тыш, егетләр-кызлар шактый гына хезмәт хакы да алып кайта, дип белдерде Студент хезмәт отрядлары республика үзәге директоры Василий Ислаев.
«Хезмәт хакы 35 меңнән 200 мең сумга кадәр тәшкил итә. Әмма аерым вазифаларда бик яхшы эшләүчеләр дә бар, аларга күбрәк тә түләнә. Әйтик, бу уңайдан «Алабуга» махсус икътисади зонасын мисал итеп китерергә мөмкин», – дип белдерде ул.
Аның сүзләренчә, күп кенә егет-кызларга предприятиегә студент отряды әгъзалары буларак килгәннән соң даими эшкә урнашырга тәкъдим итәләр.
Соңгы елларда хәрәкәттә җитештерү юнәлешен үстерүгә басым ясалды. Быел исә фәнгә күбрәк игътибар бирү ниятләнә, дип өстәде Ислаев.
2025 елда студентларның хезмәт отрядлары системасы аша 16 меңгә якын кеше, 51 хезмәт бригадасы, 297 классик отряд узган. Алар арасында профильле отрядларда эшләүче 4 меңгә якын яшүсмер бар.
Яшьләргә потенциалларын гамәлгә ашыру өчен мөмкинлекләр тудыру «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты максатларына туры килә.
Студент отрядларында хезмәткә түләү әйбәт. Сәфәрләрдән алган хис-кичерешләрдән тыш, егетләр-кызлар шактый гына хезмәт хакы да алып кайта
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
Студент отрядлары урамнарны кардан чистарту өчен идарәче компанияләр белән хезмәттәшлек итәргә әзер
Татарстанның студент отрядлары республика шәһәрләре урамнарын кардан чистарту буенча идара итүче компанияләр белән хезмәттәшлек итәргә әзер, дип җавап бирде Ислаев журналистларның соравына.
«Күп кенә урыннарда егетләр һәм кызлар территорияне кардан чистартуда булыша инде. Шәһәр урамнарында эшләү турындагы тәкъдимнәргә килгәндә, без аларны кабул итәргә һәм яраткан республикабызга ярдәм итәргә әзер», - дип искәртте ул.
Биредә волонтерлык ярдәме турында түгел, ә хезмәт мөнәсәбәтләре турында сүз бара: студент отрядлары идарә итүче компанияләргә эшкә яллану кысаларында урамнарны кардан чистартырга әзер.
Әгәр идарә итүче компанияләр мондый хезмәттәшлеккә әзер икән, министрлык процессны оештыруда ярдәм итәчәк. Кадыйров инде хәзер үк күп кенә яшьләр оешмалары һәм студент отрядларының социаль объектлар һәм өлкәннәр яши торган йортларның ишегалларын кардан чистартуда катнашуын билгеләп үтте.
«Татар-информ», Арсений Кәримов
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз