Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
1 марттан торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен түләү вакыты үзгәрә
Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүнең соңгы көне һәр айның 10 числосыннан 15енә күчереләчәк. Бу хакта Мәскәү шәһәренең Г.В.Плеханов исемендәге Россия Икътисад университеты Баш контроль идарәсенең финанс контроле, анализ һәм аудит база кафедрасы доценты Дмитрий Осянин Дәүләт Думасында 2 һәм 3 укылышта кабул ителгән закон проектына сылтама белән хәбәр итте. «Российская газета» шул хакта яза.
Норма киләсе елның 1 мартыннан үз көченә керер, дип көтелә.
«15енә күчерү түләүләрне эшкәртү өчен вакытны арттырырга, түләү системаларына йөкләнешне киметергә мөмкинлек була», - диде эксперт «Прайм» агентлыгына. Моннан тыш, бу адым кешеләргә квитанцияләрне тикшерүгә, гаилә бюджетын планлаштыруга күбрәк вакыт бирә.
Эксперт сүзләренчә, россиялеләрнең яңа датага җайлашу өчен җитәрлек вакыты булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз