news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Островский урамында Кариев театрыныкы булган җирләр Казан яшь тамашачы театрына кушылды

Казан яшь тамашачы театры бинаны һәм яңа кушылган корылмаларны реставрацияләү өчен федераль акчаларга өметләнә.

Островский урамында Кариев театрыныкы булган җирләр Казан яшь тамашачы театрына кушылды
Владимир Васильев,Михаил Захаров

(Казан, 26 гыйнвар, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Казан яшь тамашачы театрының биләмәләре ике тапкырга артты - туксанынчы еллардан бирле Татар яшь тамашачы театры биләмәләре булган  җирләр рәсми рәвештә Казан яшь тамашачы театрына кушылды. Бу турыда рус ТЮЗының директоры Айгөл Горнышева журналистлар белән очрашуда әйтте.

Айгөл Горнышева коллективның театрны зурайту буенча планнары белән уртаклашты. Тарихи яктан безнеке булган, туксанынчы елларда Татар яшь тамашачы театрына бирелгән җирләр безгә кайтты. Бу - 3,5 мең кв.м. җир. Монда гаҗәеп архитектуралы корылмалар урнашкан. Театр белгечләре ул ишегалдын “Шекспир спектакльләре өчен яратылган” дип бәяләде, диде ул.

Туксанынчы елларда Казанда яшь тамашачы театры оештырылгач, беренче җитәкчесе Фәрит Хәбибуллин бу урында яңа театр төзү турында хыяллана. Соңрак Кариев театры исемен алган Татар яшь тамашачы театрына Петербург урамында яңа бина бирелә.

Хәзерге вакытта Кариев театры Островский урамындагы складлардан декорацияләрен алып урнаштыру өчен урын эзли. Бу хакта “Татар-информ”да булган театр директоралыр белән очрашуда театр директоры Гүзәл Сәгыйтова әйтте. Элеккеге кинотеатр булган бинада декорацияләр саклау өчен складлар каралмаган.

Театр биләмәләренә реконструкция ясау өчен Казан яшь тамашачы театры ТЮЗларны ремонтлау программасы буенча федераль акчаларга өметләнә. “Концепцияне расларга, тарихи биналарны тикшерергә кирәк, аннары проект әзерләнеп экспертиза уза. Программа үзе 2020 елдан эшли башлый”, - диде театр директоры Айгөл Горнышева.

Хәзерге вакытта Казан яшь тамашачы театрының бер генә залы бар. Анда 200дән артык урын исәпләнә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100