news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Өстәмә керем алу өчен иң югары хезмәт хакы түләнә торган эш урыннары билгеле

Россиядә пешекчеләргә, товар китереп бирүче машина йөртүчеләренә, промоутерларга югары хезмәт хакы тәкъдим итәләр. Вакытлыча яки өлешчә эшләүчеләр өчен тәкъдим ителгән уртача хезмәт хакы якынча 33,8 мең сум тәшкил итә. HeadHunter рейтингын РИА Новости чыгарды.

Апрель аенда Headhunter сервисында 81 меңнән артык эш тәкъдиме булган. Аларның ун меңе — ял көннәрендә эшләү тәкъдиме. Эшкә чакыручыларның 32 меңнән артыгы тулы булмаган эш көненә чакыра, ике меңгә якын тәкъдим бер тапкыр башкарыла торган эш турында. Компаниядә белдерүләренчә, Өстәмә эшләр өчен тәкъдим ителгән уртача хезмәт хакы 33,8 мең сум тәшкил итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot