Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Оста куллар – 2024» бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләделәр
3 июльдә Бөтендөнья татар конгрессы бинасында «Оста куллар – 2024» бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Бу турыда Конгресс хәбәр итте.
Исегезгә төшерәбез, быел Россиядә игълан ителгән «Гаилә елы» уңаеннан Бөтендөнья татар конгрессы «Татарлар» газетасы белән берлектә 2024 елның 14-28 май аралыгында «Оста куллар» бәйгесен уздырды.
Бәйгедә катнашучыларны Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән Башкарма комитет җитәкчесе Данис Шакиров сәламләде.
«Бәйгегә дистәләгән эшләр килде. Татарның һөнәрле халык икәнен исбатлаучы гаиләләрнең монда катнашуы – безнең өчен иң мөһиме. Биредә без милләтнең нигезе булган татар гаиләләрен барларга булдык. Чыннан да, безнең халкыбыз бик бай, киңкырлы эшчәнлек алып бара. Сез – милләтнең язмышына битараф булмаган гаиләләр», – диде ул.
Быел эшләрне Россиянең Мурманск, Омск, Төмән, Курган өлкәләрендә, Сургут (ХМАО-Югра), Санк-Петербург, Казан шәһәрләрендә, Татарстанның Лаеш, Саба, Әлки, Теләче, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Биектау, Балык Бистәсе, Буа, Апас, Сарман, Актаныш, Тукай районнарында яшәүче милләттәшләребез юллады.
Чарада җиңүчеләрнең кул эшләре тәкъдим ителде. Татарстанның халык артистлары Зөһрә Шәрифуллина, Резедә Шәрәфиева, Татарстанның атказанган артисты, виртуоз баянчы Азат Хәлимов үзләренең җырларын бүләк итте, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз