Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россия фигуралы шуучылары биш ел эчендә беренче тапкыр Гран-при этабында җиңде
Россия фигуралы шуучылары Анастасия Мишина һәм Александр Галләмов Кытайның Шэньчжэнь шәһәрендә узучы халыкара Гран-при сериясенең өченче этабында алтын медальләр яулады. Ирекле программа буенча алар – 135,15 балл, ике программа суммасы буенча 209,84 очко җыйды.
Грузия спортчылары Анастасия Метелкина һәм Лука Берулава (198,27; 67,06+131,21) – икенче, Япония вәкилләре Юна Нагаока һәм Сумитада Моригути (181,50; 63,06+118,44) өченче урынга лаек булды.
Моңа кадәр агымдагы сезонда Мишина һәм Галләмов Батумида узган «Челленджер» сериясе турнирында көмеш медальләр яулаган иде.
Гран-приның өченче этабы Шэньчжэнь шәһәрендә 6-8 ноябрьдә уза. Халыкара тимераякта шуучылар берлеге (ISU) агымдагы сезоннан башлап Россия һәм Беларусь фигуралы шуучыларына нейтраль статуста ярышларда чыгыш ясарга рөхсәт итте.
Мишина һәм Галләмов – 2022 елгы Олимпия уеннарының ике тапкыр бронза призерлары.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз