news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
“Основа” гамәлгә куя съездында үз җитәкчелеген сайлады
Яңа оешманың миссиясе – яшьләрнең инициативаларын һәм проектларын берләштерү һәм аларга ярдәм итү
Скопировать ссылку
(Казан, 17 май, “Татар-информ”, Денис Тихонов). Бүген ТР Сәүдә-сәнәгать палатасында “Основа” Төбәкара яшьләр иҗтимагый оешмасының беренче гамәлгә кую съезды булды. Әлеге чарада Идел буе федераль округының төрле төбәкләреннән җыелган 80гә якын яшьләр оешмалары вәкилләре катнашты.
Яңа оешманың миссиясе – яшьләрне Россия үсеше процессында катнашырга җәлеп итү максатында яшьләрнең инициативаларын һәм проектларын берләштерү һәм аларга ярдәм итү. Бүгенге съездда оешманың эшчәнлек юнәлешләре расланды, аның идарә органнары һәм җитәкчелеге сайланды. “Основа” Төбәкара яшьләр иҗтимагый оешмасының идарә рәисе вазифасына Александр Чесноков (Казан), ә координация советы рәисе итеп Анастасия Шартынова (Түбән Новгород) сайланды.
“Мондый оешма булдыру Идел бек федераль округы яшьләренең үзара хезмәттәшлеген яңа дәрәҗәгә чыгарырга мөмкинлек бирә, - дип белдерде аның җитәкчесе Александр Чесноков. – Без яшьләр иҗтимагый берләшмәләренә нинди булса социаль әһәмияткә ия булган проектларын гамәлгә ашрырга ярдәм итәчәкбез. Инициатива сүнәргә тиеш түгел”.
“Основа” планнарында – Идел буе федераль округы яшьләренең порталын булдыру, анда һәркем өчен файдалы булган мәгълүматлар урнаштырылачак. “Без хәзерге вакытта Россиядә үсеш алган грант сәясәтендә актив катнашучы көчле команда да оештырырга ниятлибез, - дип билгеләп узды Александр Чесноков. – Егет һәм кызларга грантлар алу өчен кирәкле булган документлар әзерләүдә ярдәм итәчәкбез, алар буенча мәгълүматларны күзәтеп барачакбыз. Уртак проектларын гамәлгә ашыру буенча бизнес, киләчәктә дәүләт органнары белән хезмәттәшлек итүне җайга салу да зарур”.
“Основа” җитәкчесе хәбәр иткәнчә, яңа структура сәяси өлкәдә эшләү бурычын куймый. Ул иҗтимагый юнәлешләрне максат итәчәк. “Хәзерге вакытта “Основа” эшчәнлегенә Идел буе федераль округының һәр төбәгеннән 2-3 яшьләр оешмасы җәлеп ителгән, - дип өстәде ул. Киләчәктә аларның саны артачак. Идел буе федераль округында яшьләр оешмалары бик күп. Бу җитди ресурс булып тора. Чөнки аларда күп санлы инициативалар тупланган”.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot