news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Оскар Юнысов Камал театрында үзенең яңа альбомын тәкъдим итәчәк

Оscar с7с5 төркеме бары тик татарча гына җырлар башкара.

(Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). 21 сентябрьдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының Кече сәхнәсендә Oscar c7c5 төркеме икенче "SHILMA" альбомын тәкъдим итәчәк, дип хәбәр итә төркемнең лидеры Оскар Юнысов.

Башлана - 19.00. Билетлар сатуда.

Әлеге альбомның кайбер җырлары Oscar c7c5 төркеме катнашкан төрле мәдәни чараларда яңгыраган иде. Җәй көне, июнь азагында, футболның ярымфинал уеннары алдыннан, Оскар Юнысов һәм төркем музыкантлары Бауман урамында Казан туристлары һәм футбол җанатарлары алдында чыгыш ясаган һәм әлеге чыгышны Оскар яңа альбомын тыңлатып карау дип аңлаткан иде.

Мәгълүмат өчен. Оscar с7с5 төркеменең җырлар авторы һәм солисты Оскар Юнысов – бүгенге татар альтернатив музыкасының алдынгы вәкиле, татар шәһәр музыкасы фанатларын үз тирәсенә җыючы актив музыкант – Башкортстанның Бөре шәһәре егете. Төркемнең музыкантлары – Фәрхәт Сибгатуллин, Айдар Закиров, Альберт Садретдинов һәм Вячеслав Красильников.

Оscar с7с5 төркеме бары тик татарча гына җырлар башкара.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100